Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗедә – ишегалды бәйрәме

М.Горький тыкрыгы, 2нче йортта капиталь ремонт эшләре тәмамлануга багышлап, ишегалды бәйрәме уздырылды. - Ремонт ясауларын сорап, район хакимияте бусагасын күпме таптадык микән?! Түбәдән су үтә, фатирларда да салкын иде. Үтенечебезгә колак салган район җитәкчелегенә мең рәхмәт. Ә төзүчеләргә - үз эшләрен намус белән башкарганнары өчен рәхмәтлебез, - диде йорт буенча...

М.Горький тыкрыгы, 2нче йортта капиталь ремонт эшләре тәмамлануга багышлап, ишегалды бәйрәме уздырылды.
- Ремонт ясауларын сорап, район хакимияте бусагасын күпме таптадык микән?! Түбәдән су үтә, фатирларда да салкын иде. Үтенечебезгә колак салган район җитәкчелегенә мең рәхмәт. Ә төзүчеләргә - үз эшләрен намус белән башкарганнары өчен рәхмәтлебез, - диде йорт буенча өлкән вәкил Юлия Барекова бәйрәм тантанасында. Биредә йортка гына ремонт ясап калмаганнар, ишегалдын да тәртипкә китергәннәр. Чыннан да, кайчандыр чәчәк атып утырган ишегалды бүген автодромга әйләнгән иде. Хәзер биредә башкача. Йорт каршындагы бетон койманы матур итеп буяганнар. Парковка урыны да билгеләнгән. Ишегалдына керү юлына асфальт салганнар, җәяүлеләр йөри торган сукмак турында да онытмаганнар. Чокырларга кара балчык салганнар. Ул урыннарда киләчәктә чәчәк түтәлләре булачак.
"Мир-Строй" төзүчеләренең тырышлыгы бушка китмәгән. Бюджет оешмалары һәм хакимият хезмәткәрләренең өмәгә чыгуы да эзсез калмаган: әнә, нинди тәртип хәзер биредә. Бары тик балалар мәйданчыгы гына кирәк.
- Мәйданчык юлда, озакламый бирегә кайтып җитәчәк, - дип сөендерде район җитәкчелеге. Әлеге сүзләрне биредә яшәүчеләр алкышлар белән каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев