Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдар Халиков – Әгерҗедә

30 ноябрьдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында шәһәрдәге Ометов урамында ветераннар өчен төзелүче өч катлы 15 фатирлы йорттагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Бу йортта төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә һәм январь аенда ветераннарга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырылачак. Шул ук урамда социаль ипотека программасы һәм гражданнарны...

30 ноябрьдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында шәһәрдәге Ометов урамында ветераннар өчен төзелүче өч катлы 15 фатирлы йорттагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Бу йортта төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә һәм январь аенда ветераннарга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырылачак.
Шул ук урамда социаль ипотека программасы һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелә торган ике йортны да карады. Хөкүмәт Рәисе төзелеш барышында килеп чыккан проблемалар һәм аларны хәл итү юллары белән кызыксынды. Илдар Халиков район башкарма комитетының яңа җитәкчесе Валерий Макаров инициативасы белән шәһәр читендә нарат урманы эчендә төзелә башлаган ял итү зонасындагы төзелеш эшләре белән танышты. "Хуш исле нарат урманы эчендә шәһәр халкы өчен менә дигән ял итү урыны булачак бу", - диде Илдар Халиков, яңа җитәкченең идеясен хуплап. Биредә концерт, спорт, балалар мәйданчыклары, роликлы конькида, велосипедта, чаңгыда йөрү өчен асфальт түшәлгән юл, сәүдә нокталары булачак.
Аннан соң Хөкүмәт Рәисе "Ак Барс" агрофирмасының Яңавылдан ерак түгел урында сафка баскан 2600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мегаферма төзелешенә килде. Комплексның беренче корпусы әзер инде. Бирегә Австралиядән кайтарылган 1200 баш тана урнаштырылган. Аларга нибары 6 терлекче хезмәт күрсәтә. Чит ил таналары киләсе елның апреленнән бозаулый башлаячаклар. Мегаферманың икенче корпусын 20 декабрьгә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шушы көннәрдә агрофирмага Австралиядән тагын 870 тана кайтарылды. Бу зур төзелеш һәм мегаферманың киләчәге турында "Ак Барс" холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев