Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Каләмегез үткен булсын

19 май - Татарстан матбугаты көне. Хөрмәтле журналистлар, полиграфистлар, массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Татарстан матбугаты көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Бу көн үз хезмәтләре белән бердәм мәгълүмати киңлек булдыручы һөнәр ияләрен берләштерә. Газетада дөнья күрүче кызыклы һәм актуаль язмалар район халкына үзен борчыган катлаулы сорауларга дөрес җаваплар табарга...

19 май - Татарстан матбугаты көне.
Хөрмәтле журналистлар, полиграфистлар, массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Татарстан матбугаты көне уңаеннан кайнар котлыйбыз.
Бу көн үз хезмәтләре белән бердәм мәгълүмати киңлек булдыручы һөнәр ияләрен берләштерә. Газетада дөнья күрүче кызыклы һәм актуаль язмалар район халкына үзен борчыган катлаулы сорауларга дөрес җаваплар табарга ярдәм итә, яңалыклар, кызыклы шәхесләр белән таныштыра. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында хезмәт куючы журналистларны дөньядан артта калмау, бер генә яңалыкны да күз уңыннан ычкындырмау, шул ук вакытта газетада элек-электән сакланып килүче традицияләргә тугрылык саклау кебек күркәм сыйфатлар аерып тора.
Бәйрәм көнендә шушы һөнәргә тугрылык саклаучыларга, авторлык фикеренә шәхси җаваплылык белән караучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә матбугат традицияләрен саклавыгызны, район һәм республикадагы мөһим вакыйгаларга тирән анализлап баруыгызны телибез. Иҗади башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
 
Валерий Макаров,
район башлыгы.
Андрей АВДЕЕВ,
район башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев