Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Красный бор мәчете – иң матур мәчетләрнең берсе

Узган елның язында Красный борда мәчет төзелә башлаган иде. Аллаһ йорты Красный бор участок хастаханәсенә бару юлында иң матур урында урнашкан. Мәчете дә гадәти генә түгел: бик матур тәрәзәләр уелган, манарасы да төсле кирпечтән. Мәчетнең диварлары күтәрелеп беткән, түбәсе дә ябылып бетү алдында. Тик финанс кытлыгы гына чабудан тартып тора....

Узган елның язында Красный борда мәчет төзелә башлаган иде.
Аллаһ йорты Красный бор участок хастаханәсенә бару юлында иң матур урында урнашкан. Мәчете дә гадәти генә түгел: бик матур тәрәзәләр уелган, манарасы да төсле кирпечтән. Мәчетнең диварлары күтәрелеп беткән, түбәсе дә ябылып бетү алдында. Тик финанс кытлыгы гына чабудан тартып тора.
- Бәлки, изге эшкә үз өлешен кертергә теләк белдерүчеләр табылыр. Андыйларга без бик тә рәхмәтле булыр идек, - диләр Аллаһ йортын төзүдә башлап йөрүчеләр.
Башлап йөрүчеләргә килгәндә, алар күпләр. Рәшит Мөхәммәтдинов, Габделбәр Муллахмәтов, Җәүдәт Гыйльфанов, Фәйзелхак Рәфыйков, Яхъя Ишиков һәм башкалар - мәчет юлыннан кайтып та кермиләр диярлек.
- Шулай булмый ни?! Безнең иң зур хыялыбыз бит ул авылыбызны мәчетле итү - диләр кардәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев