Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күмәк көч тау күчерә

Бу көннәрдә "Кырынды" бүлекчәсенең бәрәңге басуында кызу эш кайный. Район хакимияте һәм агрофирма җитәкчелегенең бәрәңге уңышын саклап калуга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе район халкында яклау тапты. Көн саен бәрәңге басуында йөзләгән кеше эшли. Көннәр яңгырлы булу сәбәпле, кызганычка каршы, бу бәрәңге басуында техника эшли алмый. Ярдәмгә агрофирма хезмәтчәннәре белән берлектә...

Бу көннәрдә "Кырынды" бүлекчәсенең бәрәңге басуында кызу эш кайный. Район хакимияте һәм агрофирма җитәкчелегенең бәрәңге уңышын саклап калуга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе район халкында яклау тапты. Көн саен бәрәңге басуында йөзләгән кеше эшли.
Көннәр яңгырлы булу сәбәпле, кызганычка каршы, бу бәрәңге басуында техника эшли алмый. Ярдәмгә агрофирма хезмәтчәннәре белән берлектә авыл халкы, шәһәрдәге хезмәт коллективлары, район хакимияте хезмәткәрләре дә чыктылар. "Элек колхозга бәрәңге җыярга барган яшь чакларны искә төшереп бик рәхәтләнеп эшләп кайттык. Басуда кайнар аш белән дә сыйлагач, эшләү дәрте тагын да күтәрелеп китте. Шундый уңышны басуда калдырып булмый бит инде. Бик теләп булыштык", - ди район хакимияте хезмәткәре Рушания Байтимерова.
Күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Менә шулай, уртак тырышлык белән 40 гектар мәйданда бәрәңге җыеп алынды инде. Уртача уңыш - 150-160 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев