Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңел ачыйк көн буе

Әгерҗенең 75 еллык юбилее, Тимерьюлчылар көне һәм "Россия тимер юллары" ААҖ оешуның 10 еллык юбилее якынлаша. 3 августта шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны нинди бәйрәм чаралары көтә? Бу көнне бәйрәм К.Маркс урамында башлана. Хезмәт коллективлары парады, урам буйлап узып, стадионга киләчәк. Ә анда шәһәребезнең бай тарихына багышланган бәйрәм тамашасы көтә. Төштән соң...

Әгерҗенең 75 еллык юбилее, Тимерьюлчылар көне һәм "Россия тимер юллары" ААҖ оешуның 10 еллык юбилее якынлаша. 3 августта шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны нинди бәйрәм чаралары көтә?
Бу көнне бәйрәм К.Маркс урамында башлана. Хезмәт коллективлары парады, урам буйлап узып, стадионга киләчәк. Ә анда шәһәребезнең бай тарихына багышланган бәйрәм тамашасы көтә.
Төштән соң район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда - үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы. Шул ук вакытта Боз сараенда Ижау тимер юл бүлекчәсе Кубогына ачык хоккей турниры үтәчәк. Стадионда исә - Казан артистлары концерты. Кичен Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Мәскәүдән "Синяя птица" ансамбле концертын карый аласыз. Шунда ук Дагыстаннан канатта йөрүчеләр матур чыгышларын тәкъдим итәчәк. Бәйрәм Ижаудан "Вечер" төркеме оештырачак дискотека белән дәвам итә һәм салют белән төгәлләнәчәк.
Көнозын К.Маркс урамында төрле кызыклы күргәзмәләр, аттракционнар эшләячәк, осталар мастер-класс күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев