Майны көтәм, ял кирәк
Май бәйрәмнәрендә быел 9 көн ял итәчәкбез. "1-5, 9-12 май ял көннәре булачак", дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне бәйрәм көннәре булып тора. РФ Хөкүмәтенең "2013...
Май бәйрәмнәрендә быел 9 көн ял итәчәкбез. "1-5, 9-12 май ял көннәре булачак", дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне бәйрәм көннәре булып тора. РФ Хөкүмәтенең "2013 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары нигезендә, 2013 елда 5 январь (шимбә) ялы 3 майга (җомга), 25 февраль ялы (дүшәмбе) 10 майга (җомга) күчерелә.
Шулай итеп, 1, 2, 3, 4, 5 май, шулай ук 9, 10, 11, 12 май ял көннәре була. Ә 6, 7, 8 майда исә эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев