Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Медаль иясен тапты

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бүген Әгерҗедә гомер кичерүче тыл ветераны Минрахман НУРИЕВка Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап чыгарылган медальне тапшырды. 91 яшьлек ветеран берьялгызы гомер кичерә. Тормыш иптәше Тәнзиләсе мәңгелек йортка күчкәч, "тормышның яме бетте", ди ул. ...1941 елны колхоз рәисе булып эшләгән җизнәсе Исәнбай егете Минрахманны Мөслимгә...

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бүген Әгерҗедә гомер кичерүче тыл ветераны Минрахман НУРИЕВка Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап чыгарылган медальне тапшырды.
91 яшьлек ветеран берьялгызы гомер кичерә. Тормыш иптәше Тәнзиләсе мәңгелек йортка күчкәч, "тормышның яме бетте", ди ул.
...1941 елны колхоз рәисе булып эшләгән җизнәсе Исәнбай егете Минрахманны Мөслимгә - ферма мөдирләре һәм колхоз рәисләре әзерли торган курска укырга җибәрә. Аны тәмамлап кайтканның икенче көнендә үк илдә сугыш башлана. Шул көнне үк Исәнбай МТСында эшләүче биш ир-егетне сугышка алалар.
- Җизни бер "кочак" ачкычны кулыма тоттырды да "үзең бригадир, үзең исәпкә алучы, үзең каравылчы булырсың", диде. Ике ай ат белән ягулык-майлау материаллары ташыдык. Авыр булды, әмма берәү дә зарланмады. Чөнки тизрәк Җиңү көнен якынайту теләгебез көчле иде, - ди Минрахман ага.
Аннан аңа ферма мөдире вазифасын йөклиләр. Сыер, тана, куян, дуңгыз фермалары белән җитәкчелек итә ул. Эшчеләрнең күбесе хатыннар һәм яшь кызлар булса да, алар белән уртак тел таба белә.
Әмма язмыш җилләре Минрахманны Таҗикстанга алып китә. 38 ел анда, ике ел Украинада эшләп, гомер көзендә туган якларга кайта.
Хәзер дә сигез телдә аралашуы, латинча язуы белән сокландыра ул. Аннан соң милли баш киемебез - түбәтәйләр тегү белән шөгыльләнгән Минрахман ага. Әле хәзер дә гәҗит-журналларны күзлексез укый, телевизор карый.
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгын исән-имин каршы алырга язсын. Ил-көннәребез тыныч булсын, - дип теләде Ришат Нурисламов ветеранның күкрәгенә медаль такканда.
- Киләчәк буынга без күргән авырлыкларны күрергә язмасын, - диде ветеран һәм үзен зурлаулары өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев