Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Польшадан – медаль белән

Көчек авылының каты куллы кызы Миләүшә Гыймранова соңгы ике елда бер-бер артлы зур җиңүләре белән сөендереп тора. Кичә ул Польшада армспорт буенча узган XXII Европа чемпионатыннан бронза медаль белән кайтты. "Гданьск шәһәренә 30 илдән 600дән артык иң көчле спортчы җыелды. Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 20 спортчы кертелгән иде. Командабыз...

Көчек авылының каты куллы кызы Миләүшә Гыймранова соңгы ике елда бер-бер артлы зур җиңүләре белән сөендереп тора. Кичә ул Польшада армспорт буенча узган XXII Европа чемпионатыннан бронза медаль белән кайтты.
"Гданьск шәһәренә 30 илдән 600дән артык иң көчле спортчы җыелды. Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 20 спортчы кертелгән иде. Командабыз Европа чемпионатында беренче урын алды. Мин бронза медалем белән бу зур җиңүгә өлеш керттем дип сөенәм", - ди Миләүшә. Соңгы ике елда якташыбызның Европа чемпионатларында алган өченче медале бу. Узган ел ул Төркиядән алтын һәм көмеш медаль белән кайткан иде.
Районыбызның спорт күгендә янучы бу яшь йолдызыбыз көзен Бразилиядә узачак дөнья чемпионатында катнашу хыялы белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев