Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чистарыну сизелми

1 апрельдән республикада санитар чистарту, төзекләндерү икеайлыгы башланса да, әлегә актив төстә өмәләргә чыгу сизелми дә, күренми дә. Моны табигать шартларының көйсез булуы белән аңлатсалар да, җир-су кипкән урыннарда әкренләп чистарту эшләрен башларга кирәк бит инде, җәмәгать. Бездә кайберәүләр чистарыну эшләрен оештырырга да югарыдан күрсәтмә булганны, өмә игълан иткән көнне...

1 апрельдән республикада санитар чистарту, төзекләндерү икеайлыгы башланса да, әлегә актив төстә өмәләргә чыгу сизелми дә, күренми дә.
Моны табигать шартларының көйсез булуы белән аңлатсалар да, җир-су кипкән урыннарда әкренләп чистарту эшләрен башларга кирәк бит инде, җәмәгать.
Бездә кайберәүләр чистарыну эшләрен оештырырга да югарыдан күрсәтмә булганны, өмә игълан иткән көнне көтәләр.
- Җир-су кипкән җирләрдә чистарту эшләрен башкарсагыз, эш мәйданы да кими торыр иде. Көннәр кояшлы булганда бу эшләрне өмә билгеләнгән көнгә калдырмагыз. Чөнки өмә буласы көнне яңгыр явып үтсә, кем әйтмешли, калган эшкә тагын кар ява. Икеайлык май ахырына кадәр дәвам итсә дә, республика җитәкчелеге быелгы язгы чистарыну эшләрен 1 майга төгәлләү бурычы куйды. Чөнки алда - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Бу олы бәйрәмне шәһәр-авылларыбызны ялт иткән хәлдә каршыларга тиеш,- ди район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия тиздән шәһәр-авыл урамнары буйлап чистарту эшләренең барышын тикшерергә рейдларга чыгачак. Язгы чистарыну эшләренең барысын да өмә көненә калдырмыйча, һәр көнне тырма-себеркеләребезне алып урамнарга, капка төпләренә чыгыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев