Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2015 ЕЛДА БЕЗНЕ НӘРСӘ КӨТӘ?

    2015 ел Татарстанда - Парклар һәм скверлар елы, ә Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин 2015 елны йөрәк-кан авыруларына каршы көрәш елы дип игьлан итте. Киләсе елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын, муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлыйбыз. 1 январьдан федераль карамактагы Русия музейларына балалар бушка керәчәк. Алдагы елда...

    2015 ел Татарстанда - Парклар һәм скверлар елы, ә Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде.

    Россия Президенты Владимир Путин 2015 елны йөрәк-кан авыруларына каршы көрәш елы дип игьлан итте.

    Киләсе елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын, муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлыйбыз.

    1 январьдан федераль карамактагы Русия музейларына балалар бушка керәчәк.

    Алдагы елда Ана капиталы 453 мең сум булачак. 2014 елда ул 429408 сум иде.

    Россиядә иске машиналарны утильләштереп, аларга алмашка яңаны сатып алу программасы 2015 елның беренче яртыеллыгына кадәр озайтылды.

    1 январьдан минималь хезмәт хакы, 411 сумга артып, 5965 сум булачак.

    Яңа елдан чит ил паспорты ясату - 3500 (хәзер ул 2000 сум), никах теркәү - 350 (хәзер 200), суд аша аерылышу 650 (моңа кадәр 400) сумга төшәчәк.

    2015 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр уртача 6,2 процентка "авыраячак". Электр энергиясе 6 процентка артачак.

    2015 елдан пенсия яңача - балл системасы буенча исәпләнәчәк. Тормышка ашырыла башлаячак бу система гражданнарны мөмкин кадәр соңрак пенсиягә чыгарга этәрергә тиеш. Лаеклы ял яшенә җитеп тә эшен дәвам итүчегә пенсия акчасын исәпләүдә югарырак коэффициент кулланылачак, димәк, аның күләме дә зуррак булыр дип көтелә.
    1 февральдән картлык буенча пенсия - 10, 1 апрельдән социаль пенсияләр 13,3 процентка арта, диләр.

    Бик күпләрегез яратып укый торган "Татарстан яшьләре" газетасы киләсе елдан атнага бер генә тапкыр чыга башлый. Ул пәнҗешәмбе көнне 16 битле булып дөнья күрәчәк.

    Телевизор караучыларның мәхәббәтен яулаган "Башваткыч" тапшыруын киләсе елдан Җәвит Шакиров алып бармаячак. Ул икенче кызыклы тапшыру әзерли, диләр.

    Киләсе елдан чит илдән кертелә торган шәраб бәяләре 30-40 процентка артачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: