Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов, 900 км чакрым узып, улына Әгерҗедән эт көчеге алып кайткан

“Әгерҗе хәбәрләре”нә биргән әңгәмәсендә ул 3 ел тугры дусты булган этләренең авырып үлеп китүен, улы Кәримгә юаныч булсын дип, ерак араларга карамыйча, Әгерҗедән дүрт тәпиле иптәш алып кайтуын сөйләде

Әгерҗе районында Иж-Бубый мәктәбе директоры буларак кына түгел, ә республиканың эстрада вәкилләренә матур көйләр-җырлар иҗат итүче буларак таныш булган Равил Бадахшин танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйповка кечкенә генә эт көчеге бүләк иткән.

- Ул да, мин дә мәдәният өлкәсендә кайный торган кешеләр буларак, без Илгиз белән күптәннән таныш. Аралар ерак булганлыктан, бик еш күрешеп булмаса да, телефоннан хәбәрләшеп торабыз, – дип сөйләде безгә Равил Нәвит улы. – Менә бу юлы да этләре үлеп китүен белгәч, хәбәрләшеп, бездән эт көчеге алып китәргә сүз куештык.

Равил Бадахшин чиста токымлы этләргә битараф түгел икән.

– Авылдан алып килгән кавказ овчаркабыз 15 яшендә картаеп үлде. Шуннан соң инде менә өч еллап Ильда кушаматлы чиста токымлы немец овчаркасы тотабыз. Бу – аның беренче көчекләре. Әтиләре дә Ижауның чиста токымлы чемпионы. Көчекләр алтау – таныш-белешләрем барысын да алдан сөйләшеп, “бронировать” итеп куйдылар инде, – дип сөйли Равил Навитович.

Уфадан Әгерҗегә һәм кире Әгерҗедән Уфага 450шәр км (барлыгы 900 чакрым бит!) юл үтәргә авырсынмаган Илгиз әфәнденең үзе белән дә элемтәгә кердек.

2005 елдан башлап Башкортстанда Татарстан башкаручылары концертларын оештыру белән шөгыльләнъче продюсер бүгенге тормышы турында да сөйләп алды.

- Бар да әкренләп. Улыбыз Кәрим икенче сыйныфны тәмамлады. Аңа 9 яшь тулды. Төпчегебез Камилә дә бирешми, аңа һәрьяклап ярдәм итәбез. Туганда оча сөяге һәм бот буыннары зыян күргәнгә, операция ясарга планлаштырдык. Ул Мәскәүдә узачак, - дип уртаклашты ул.

- Эт көчеге кечкенә булуына карамастан, юлны бик яхшы кичерде. Аны Кәримгә юаныч булсын дип алып кайттым. Әлегә исем сайламадык. Кәрим этнең җисеменә, токымына туры килердәй бик матур исем сайлар дип ышанам , - дип сөйләде безгә Илгиз Габдерәкыйпов.

Бик авыр булса да: “Вәсилә ханым исән чакта да этләр тота идегезме?” - дип сорыйбыз үзеннән.

- Вәсиләнең песиләргә аллергия иде бит. Юк, этләр дә, мәчеләр дә тотмадык. Ә менә улыбызга бер тугры дус бар хәзер, - диде Илгиз Габдерәкыйпов.

Продюсерның бүгенге көндә ни белән шөгыльләнүе белән дә кызыксындык.

- Уфада 2005 елдан бирле мәдәни-массакүләм чаралар, концертлар, иҗат кичәләре, зур фестивальләр оештыру буенча продюсерлык үзәгебез эшләп килә. Без «Татар җыры» кебек зур фестивальләрне уздыру белән шөгыльләнәбез. Татар эстрадасы йолдызлары концертларын да оештырабыз. Башкортстанда татар халкы күп яши, халык татар концертларын, артистларны ярата. Хәзерге вакытта күбрәк соло концертлар белән шөгыльләнәбез, татар эстрадасы йолдызлары катнашында җыелма концертлар оештырабыз. Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез.

“Хәзер дөньяда коронавирус белән бәйле рәвештә хәл авыр. Барлык массакүләм чаралар күчерелә яки бөтенләй уздырылмый. Бу сезнең эштә чагылыш таптымы?” дип сорыйбыз Илгиз әфәндедән.

- Барлык концертларны да соңрак вакытка күчерделәр. Минемчә, бу кешенең концертларга йөрешенә берничек тә йогынты ясамаячак. Бөтен иҗади сезонны, театр һәм концерт сезонын, ким дигәндә, көзгә кадәр кичектерергә кирәк. Сабантуй кебек зур бәйрәмнәр генә булса да үткәрелер дип өметләнәм. Бездә татар эстрадасы артистларының иллеләп концертын күчерделәр. Әмма хәзер күпләр онлайн-концертлар форматына күчә. Бу артистлар һәм гомумән, иҗат өчен зур плюс дип саныйм. Өстәвенә, иң мөһиме, хәзер кешеләрне күңел ачарга һәм начар уйлардан аерырга кирәк, - дип җавап бирде ул безгә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына 4 ел булды, үзенә нибары 40 яшь тулыр иде. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә, кызлары Камиләне тапканда, өзлегүдән вафат булды. Күпләрнең хәтеренә ул “Туган як” җырчысы буларак кереп калды.

Вакыт уза, яралар төзәлми... Әйе, Вәсилә Фәттахова үзе китсә дә, аның онытылмас исеме, җырлары калды. Ул, һичшиксез, халык күңелендә үзенең җырлары белән мәңге яшәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев