Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Бердәм Россия“ халык проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтә

    "Бердәм Россия"партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева Әгерҗедә граҗданнарны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары нигездә торак проблемасы белән бәйле иде. Аларның күбесе үзләрен борчыган әлеге мәсьәләләр буенча район җитәкчеләреннән канәгатьләнерлек җавап та, ярдәм дә алалмый депутат янына килергә мәҗбүр булуын белдерде....

    "Бердәм Россия"партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева Әгерҗедә граҗданнарны кабул итте.
     
    Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары нигездә торак проблемасы белән бәйле иде. Аларның күбесе үзләрен борчыган әлеге мәсьәләләр буенча район җитәкчеләреннән канәгатьләнерлек җавап та, ярдәм дә алалмый депутат янына килергә мәҗбүр булуын белдерде. Әнә яшь кенә тол ханым ике инвалид баласы белән социаль найм нигезендә йортта вакытлыча гына яшәвен, үз торагын булдыру өчен дистә елдан артык йөрүен белдерде. Татьяна Васильевна ике инвалид балалы ялгыз хатынга әлеге йортны бирүне ГЖФ аша уңай хәл итәргә мөмкин булуын, район җитәкчелегенә бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә кирәклеген һәм бу эшне үз контроленә алачагын әйтте.
    Иж-Бубыйдан яшь гаиләләр "Яшь гаилә" федераль программасы буенча йортлар төзеп, буш урында калкып чыккан урамда юл булмаудан зарланып килделәр.
    Иж-Бубый музее директоры Раиф Гәрәев тарихи мәчет һәм музей бинасын төзекләндерүдә Хөкүмәттән ярдәм булмасмы дип мөрәҗәгать итте.
    Авария хәлендәге йортлардан яңа фатирларга күчкән берничә гаилә артык мәйданнар өчен акча түләү мәсьәләсенең калкып чыгуыннан канәгатьсезлек белдереп килгәннәр иде.
    Ә бер ханым авария хәлендәге йорт программасы буенча яңа фатир алып та анда күчмәүләреннән зарланды.
    Татьяна Воропаева граҗданнарның мөрәҗәгатьләре буенча төрле инстанцияләргә хатлар җибәрәчәген, кайбер проблемаларны бүген үк район җирлегендә хәл итәргә кирәклеген, барлык соауларны да контролендә тотачагын, җавап бирәчәген белдерде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: