Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безнекеләр – өченче!

    12-15 июнь көннәрендә Әгерҗедә ТР Чемпионаты кысаларында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында "Күн туп" дип аталган футбол буенча финал уеннары узды. 12 команданың 180 футболчысы призлы урынга чыгу өчен җан-фәрман тырышты әлеге көннәрдә. Ниһаять, җиңүчеләр билгеле булды. Киеренке ярышта I урынга Түбән Каманың "Кама", II урынга Казанның "Зенит" футболчылары ия булды....

    12-15 июнь көннәрендә Әгерҗедә ТР Чемпионаты кысаларында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында "Күн туп" дип аталган футбол буенча финал уеннары узды. 12 команданың 180 футболчысы призлы урынга чыгу өчен җан-фәрман тырышты әлеге көннәрдә. Ниһаять, җиңүчеләр билгеле булды. Киеренке ярышта I урынга Түбән Каманың "Кама", II урынга Казанның "Зенит" футболчылары ия булды. Ә менә Әгерҗенең "ДООЦ" командасы Бөгелмәнең "Орленок" командасын 2:0 исәбе белән җиңеп, III урынга чыкты. Яшь футболчыларны котларга район башлыгы Фәрит Габбасов та килгән иде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТРның спорт хәзерлеге үзәге баш белгече Валерий Карпов тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: