Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сыеры булганнар акча ала

    Татарстан Республикасы Хөкүмәте май-август айларында сыер хуҗаларына ай саен субсидия бирәчәк. Районда шәхси хуҗалыкларда барлыгы 3416 баш сыер теркәлгән. Һәр сыер башына алар җәйге чорда ай саен 680 сум субсидия алачак. Бу - дүрт айда шәхси хуҗалыгында сыер тотучыларга барлыгы 9,2 млн сумлык акчалата ярдәм күрсәтеләчәк дигән сүз. Авыл хуҗалыгы...

    Татарстан Республикасы Хөкүмәте май-август айларында сыер хуҗаларына ай саен субсидия бирәчәк.

    Районда шәхси хуҗалыкларда барлыгы 3416 баш сыер теркәлгән. Һәр сыер башына алар җәйге чорда ай саен 680 сум субсидия алачак. Бу - дүрт айда шәхси хуҗалыгында сыер тотучыларга барлыгы 9,2 млн сумлык акчалата ярдәм күрсәтеләчәк дигән сүз.
    Авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрдә исә 5525 баш сыер исәпләнә. Алар да 14,8 млн сум субсидия алачак. Җәйге чорда сөткә бәя төшкән чорда бу зур ярдәм, әлбәттә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: