Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Көн темасы

Әгерҗе хакимиятендә Бердәм кабул итү көне узды

Әгерҗе хакимиятендә Бердәм кабул итү көне узды

Бүген, 1 декабрьдә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәләре район хакимияте бинасында халыкны Бердәм кабул итү көне уздырды. Төшкә кадәр халыкны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Пенсия фонды идарәсе, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе баш табибы кабул иттеләр. Төштән соң гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин кабул...

Бүген, 1 декабрьдә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәләре район хакимияте бинасында халыкны Бердәм кабул итү көне уздырды.

Төшкә кадәр халыкны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Пенсия фонды идарәсе, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе баш табибы кабул иттеләр.

Төштән соң гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин кабул итте. Депутатка мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенең сораулары торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы булды. Альберт Галимҗанович һәр мөрәҗәгать итүчегә язмача җавап әзерләнәчәген әйтте. Соңыннан депутат җитәкчелегендәге эшлекле төркем проблемалы йортларны карарга барды.

Бердәм кабул итү көнендә җитәкчеләр 15 әгерҗелене кабул итте.

Текст после содержания указынный в настройках

Все новости нашего района читайте в  Telegram-канале Агрызские вести

 

 

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев