Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаровның Яңа ел котлавы

    Хөрмәтле райондашлар! Менә тагын бер ел финишка килеп җитте. Матур гадәт буенча без бу көннәрдә үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел - һәрчак якты өметләр, ышаныч бәйрәме ул. 2015 елда туган авырлыклар, сәяси низаглар безне тагын да берләштерде. Илдә нинди генә катлаулы кризис булса...

    Хөрмәтле райондашлар!
    Менә тагын бер ел финишка килеп җитте. Матур гадәт буенча без бу көннәрдә үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел - һәрчак якты өметләр, ышаныч бәйрәме ул.
    2015 елда туган авырлыклар, сәяси низаглар безне тагын да берләштерде. Илдә нинди генә катлаулы кризис булса да, районыбызда республика программалары буенча зур төзелешләр, капиталь ремонт эшләре уңышлы башкарылды. Авария хәлендәге йртларда яшәүче дистәләгән гаиләнең яңа елны яңа фатирларда каршы алуы безнең өчен дә зур шатлык. 2016 елда да безне зур һәм әһәмиятле эшләр көтә. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов алдагы елда да әлеге мөһим төзелеш һәм капиталь ремонт буенча программаларның дәвам итәчәген белдерде.Димәк, Әгерҗе районында да халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе үсәчәк. Татарстан җитәкчелеге республикабызда тотрыклылык, тынычлык, татулык һәм югары тормыш дәрәҗәсе булдыру өчен барысын да эшләячәк.
    Кадерле әгерҗелеләр!
    Яңа 2016 ел барыгызга да иминлек, тазалык-саулык, өйләрегезгә тынычлык алып килсен. Якыннарыгыз исән-сау булсын. Сезгә ихлас күңелдән бәхет телим.
    Яңа ел белән, дуслар!

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: