Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында урып-җыю эше экваторга якынлашып килә

    Республика басу-кырларында игенчеләр көнне-төнгә ялгап, явымсыз көннәрдә иген уңышын җыеп калырга ашыга. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Татарстанда 742,7 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган. Гектар уңышы 21,2 центнер тәшкил итә. Барлык мәйданның 46 %ында эш төгәлләнгән инде. Ә менә Әгерҗе районында 13 августка бөртеклеләр барлык...

    Республика басу-кырларында игенчеләр көнне-төнгә ялгап, явымсыз көннәрдә иген уңышын җыеп калырга ашыга.
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Татарстанда 742,7 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган. Гектар уңышы 21,2 центнер тәшкил итә. Барлык мәйданның 46 %ында эш төгәлләнгән инде.
    Ә менә Әгерҗе районында 13 августка бөртеклеләр барлык мәйданның 10800 гектарында (планга карата - 41%) суктырылды. Шуның 8100 гектары (872%) - арыш, 254 гектары - бодай (60%).
    Язгы культуралардан 800 гектар мәйданда (планга карата 11%) арпа, 380 гектарда (48%) борчак суктырылды. Әлегә бер гектардан 19,6 центнер уңыш чыга.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: