Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе Сабан туе мәйданы сезне көтә

    7 июньдә Әгерҗе Сабан туе мәйданында сезне ниләр көтә: 10 сәгать - ат чабышы. 11 сәгать - Сабан туен ачу тантанасы, ат чабышында һәм машинаны фигуралы йөртү ярышларында катнашучыларны бүләкләү, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү. 12.30 сәгать - иҗат мәйданчыгында Ижауның "Вертикаль" бию театры артистлары чыгышы, уеннар, конкурслар. 12.30 сәгать -...

    7 июньдә Әгерҗе Сабан туе мәйданында сезне ниләр көтә:
    10 сәгать - ат чабышы.
    11 сәгать - Сабан туен ачу тантанасы, ат чабышында һәм машинаны фигуралы йөртү ярышларында катнашучыларны бүләкләү, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.
    12.30 сәгать - иҗат мәйданчыгында Ижауның "Вертикаль" бию театры артистлары чыгышы, уеннар, конкурслар.
    12.30 сәгать - волейбол, йөгерү буенча ярышлар.
    13.30 сәгать - гер күтәрү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерүләр, аркан тартышу, чүлмәк вату һ. б.лар.
    14.30 сәгать - милли көрәш ярышлары.
    18 сәгать - көрәш батырларын хөрмәтләү.
    18.45 сәгать - колгага менү.
    Сабан туе мәйданында татар, урыс, мари, удмурт мәйданчыклары эшли. Аттракционнар, күчмә сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре - барысы да сезгә хезмәт күрсәтәчәк.
    7 июнь көнне Сабан туе мәйданына 8.30 сәгатьтән махсус автобуслар йөриячәк. Алар Мәдәният сарае һәм "Булгар-Икмәк" предприятиесе каршыннан кузгалып китә. 12-14 сәгатьләрдә төшке аш.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: