Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе ветеранына – Белоруссия Президентының Рәхмәт хаты

    Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова һәм район хәрби комиссары Илгиз Галиев Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сания Камалиевага "Белоруссияне фашистлардан азат итүнең 70 еллыгы" медален тапшырдылар. Тиздән 90 яшен тутырачак Сания апа - безнең районда Белоруссияне немецлардан азат итүдә катнашкан бердәнбер ветеран. Хәрби комиссар хөрмәтле ветеранга сугыш...

    Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова һәм район хәрби комиссары Илгиз Галиев Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сания Камалиевага "Белоруссияне фашистлардан азат итүнең 70 еллыгы" медален тапшырдылар.

    Тиздән 90 яшен тутырачак Сания апа - безнең районда Белоруссияне немецлардан азат итүдә катнашкан бердәнбер ветеран. Хәрби комиссар хөрмәтле ветеранга сугыш елларын хәтерләткән өчпочмаклы хат та тапшырды. Белоруссия Президенты Александр Лукашенко әлеге хатта Сания апа Камалиевага туган Ватанын фашистлардан азат итүдә катнашканы өчен тирән хөрмәтен һәм рәхмәт белдергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: