Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә элемтә кабеленә кул сузалар

    Быел Татарстан районнарында элемтә кабелен урлаучылар артты. Әгерҗе районында да озын куллы бәндәләр ике километр озынлыкта элемтә кабелен урларга тырышканнар иде. Әмма аларга бу явыз ниятләрен тормышка ашыру насыйп булмады. "Таттелеком" иң эре элемтә операторы буларак, халыкны, барлык оешма-учрежениеләрне телекоммуникацион хезмәтләр белән тәэмин итә. Элемтә хезмәте күрсәтүдә өзеклекләр булмаска тиешлеге...

    Быел Татарстан районнарында элемтә кабелен урлаучылар артты. Әгерҗе районында да озын куллы бәндәләр ике километр озынлыкта элемтә кабелен урларга тырышканнар иде. Әмма аларга бу явыз ниятләрен тормышка ашыру насыйп булмады.
    "Таттелеком" иң эре элемтә операторы буларак, халыкны, барлык оешма-учрежениеләрне телекоммуникацион хезмәтләр белән тәэмин итә. Элемтә хезмәте күрсәтүдә өзеклекләр булмаска тиешлеге көн кебек ачык. Элемтә линияләрендә кабельне урлау - зур җинаять ул. Чөнки бу явыз гамәле белән караклар күпме кешене, дәүләт власте органнарын озак вакытка элемтә хезмәтеннән мәхрүм итәләр. Күз алдына китерегез: кабель урланган. Ә кемгәдер бу вакытта ашыгыч төстә янгын сүндерүчеләрне, газ хезмәткәрләрен яки табиб чакыртырга кирәк. Телефонда - тынлык...
    Шуңа күрә "Тателеком" җитәкчелеге кабель каракларына юлыксагыз, шунда ук полициягә шалтыратыгыз дип кисәтә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: