Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗедә табигать һәм экология туризмын үстерү планлаштырыла

Уникаль урыннар буенча сәяхәт

Әгерҗе районында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетованың эшче төркеме экспертлары белән очрашулар бара.

Белгечләр районыбызның рекреацион, туристик потенциалы белән танышуын дәвам итәләр.

Искәртеп узабыз, әлеге фокус-төркем Татарстан Президентының районнарда җир кишәрлекләре реестрын формалаштыру һәм аларның рекреацион потенциалын билгеләү буенча йөкләмәсен башкара.

Бүген район хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдән соң экспедиция Красный Бор авыл җирлегендәге җирләрне карады.

Бу искиткеч матур территорияләр Татарстанның төньяк-көнчыгышында һәм якын-тирә республикаларда (Удмуртия һәм Башкортстанда) табигый һәм экологик туризмны үстерү өчен ял итү зоналарының берсе булырга мөмкин.

Йорт янында уникаль урыннар буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев