Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә ярминкә гөрли

    Бүген Әгерҗенең Район мәдәният сарае каршындагы мәйданында бәйрәм алды ярминкәсе уза. Халык бик рәхәтләнеп "Агро-Кама" ширкәте тәкъдим итүче бәрәңгене 10 һәм 15 сумнан сатып ала. "Нәүрүз" ширкәте алып килгән дуңгыз ите янында да чират тезелгән. Фермерлар итне 250 сумнан саталар. Ә менә Көчектән Илнур Сәетов сугыш һәм хезмәт ветераннарына, сугыш...

    Бүген Әгерҗенең Район мәдәният сарае каршындагы мәйданында бәйрәм алды ярминкәсе уза.
     
    Халык бик рәхәтләнеп "Агро-Кама" ширкәте тәкъдим итүче бәрәңгене 10 һәм 15 сумнан сатып ала. "Нәүрүз" ширкәте алып килгән дуңгыз ите янында да чират тезелгән. Фермерлар итне 250 сумнан саталар. Ә менә Көчектән Илнур Сәетов сугыш һәм хезмәт ветераннарына, сугыш чоры балаларына иткә ташлама да ясый. Өлкәннәр аларның итен изге теләкләрен юллый-юллый бик рәхәтләнеп сатып ала.
    Иж-Бубый эшмәкәрләре Трейдиннарның кәбестә үсентеләренә дә сорау зур. "Хәлим" фермерлык хуҗалыгы рулонын 300 сумнан печән тәкъдим итә. Ә черемәнең бер машинасына 3 мең сум сорыйлар. "Агрохимсервис" ширкәтеннән килосы 10 сумнан бодай, 8 сумнан солы, 9 сумнан арпа сатып алырга була. Ярминкәгә килүчеләрне районның үзешчән артистлары матур чыгышлары белән сөендәрәләр.
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: