КӘРИМОВА Альбина Әмир кызы Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче шәһәр мәктәбе директоры итеп билгеләнде.
Альбина Кәримова 1978 елда Балтач авылында туган. 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган. Мәгарифтә менеджмент өстәмә белгечлеге алган.
1999-2000 елларда Кичкетаң лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы...
КӘРИМОВА Альбина Әмир кызы Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче шәһәр мәктәбе директоры итеп билгеләнде.
Альбина Кәримова 1978 елда Балтач авылында туган. 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган. Мәгарифтә менеджмент өстәмә белгечлеге алган.
1999-2000 елларда Кичкетаң лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәннән соң, 4нче мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә. 2004 елдан мәктәптән тыш эшләр үзәгендә бүлек мөдире, директоры урынбасары вазифаларын башкара. 2014 елда 4нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы булып эшли.
Альбина Кәримова кияүдә, ире Ленар белән ул һәм кыз тәрбиялиләр.
Ххх
Моңа кадәр 3нче мәктәп директоры булып эшләгән Резидә Фәрхетдинова шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.
Текст после содержания указынный в настройках
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев