Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Халык акчасы ничек тотыла

    Бу сорауга җавап бик күп әгерҗелеләрне кызыксындыра. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роман Альчиковтан без дә "Әгерҗедә халыктан җыелган үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылачак?" дип сорадык. - Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләрдән 946 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Бу сумма менә нинди эшләргә бүленде: - 306 мең сум - ике мөселман...

    Бу сорауга җавап бик күп әгерҗелеләрне кызыксындыра. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роман Альчиковтан без дә "Әгерҗедә халыктан җыелган үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылачак?" дип сорадык.
     
    - Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләрдән 946 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Бу сумма менә нинди эшләргә бүленде:
    - 306 мең сум - ике мөселман зиратына;
    - 140 мең - христиан зиратына;
    - 200 мең сум - карт, корыган агачларны кисүгә;
    - 300 мең сум - шәһәр урамнарын яктыртуга.
    Бераз соңрак һәр тармакка күпме акча бүленгән шул суммага Хөкүмәттән дә һәр бер сумына дүрт сум өстәлеп акча керәчәк. Бу акча да әлеге эшләргә тотылачак.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: