Икегә бүлеп түли аласыз
Әгәр гаиләдә җан башына айлык керем 10 мең сумга кадәр генә икән, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен акчаны икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен түләүләр сизелерлек арта. Әмма Татарстан Хөкүмәте ата-аналарны авыр хәлдә калдырмый. Бакча өчен түләүгә республика казнасыннан...
Әгәр гаиләдә җан башына айлык керем 10 мең сумга кадәр генә икән, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен акчаны икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак.
Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен түләүләр сизелерлек арта. Әмма Татарстан Хөкүмәте ата-аналарны авыр хәлдә калдырмый. Бакча өчен түләүгә республика казнасыннан өстәмә компенсация гаиләдә җан башына айлык керем 20 мең сумга кадәр булган очракта түләнәчәк. Районда бүгенгә 223 ата-ана, өстәмә компенсация сорап, республика матди ярдәм үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте. Гаризалар һәм документлар ел ахырына кадәр кабул ителә.
Бу атнада тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште. Гаиләдә керем җан башына 10 мең сумга да тулмаган очракта бакча өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Ата-ана түләүнең икенче өлешен өстәмә компенсацияне алгач түли ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәзер аның механизмын әзерлиләр.
Хөрмәтле ата-аналар, социаль яклау идарәсендә балалар бакчасы өчен түләүгә өстәмә компенсация алу өчен документлар тапшыруны озакка сузмавыгызны сорыйлар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 08:15Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр алуда үзгәрешләр бар Барлык айлар өчен дә түләнә5900
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
4 март 2021 - 08:00Көллият студентлары чаңгы ярышларында көч сынаштыЯрышларда тугыз команда катнашты3600
-
4 март 2021 - 09:40Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.112100
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган55900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика