Күмәк көч тау күчерә
Бу көннәрдә "Кырынды" бүлекчәсенең бәрәңге басуында кызу эш кайный. Район хакимияте һәм агрофирма җитәкчелегенең бәрәңге уңышын саклап калуга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе район халкында яклау тапты. Көн саен бәрәңге басуында йөзләгән кеше эшли. Көннәр яңгырлы булу сәбәпле, кызганычка каршы, бу бәрәңге басуында техника эшли алмый. Ярдәмгә агрофирма хезмәтчәннәре белән берлектә...
Бу көннәрдә "Кырынды" бүлекчәсенең бәрәңге басуында кызу эш кайный. Район хакимияте һәм агрофирма җитәкчелегенең бәрәңге уңышын саклап калуга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе район халкында яклау тапты. Көн саен бәрәңге басуында йөзләгән кеше эшли.
Көннәр яңгырлы булу сәбәпле, кызганычка каршы, бу бәрәңге басуында техника эшли алмый. Ярдәмгә агрофирма хезмәтчәннәре белән берлектә авыл халкы, шәһәрдәге хезмәт коллективлары, район хакимияте хезмәткәрләре дә чыктылар. "Элек колхозга бәрәңге җыярга барган яшь чакларны искә төшереп бик рәхәтләнеп эшләп кайттык. Басуда кайнар аш белән дә сыйлагач, эшләү дәрте тагын да күтәрелеп китте. Шундый уңышны басуда калдырып булмый бит инде. Бик теләп булыштык", - ди район хакимияте хезмәткәре Рушания Байтимерова.
Күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Менә шулай, уртак тырышлык белән 40 гектар мәйданда бәрәңге җыеп алынды инде. Уртача уңыш - 150-160 центнер.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 20:00Электричкага бәрелгән машинада ике кеше һәлак булган (ВИДЕО) Авария сәбәпләре ачыклана26100
-
5 март 2021 - 19:12Гүзәл Уразованы нәни кызы белән хастаханәгә салганнар Җырчы хастаханәдә төшерелгән видео куйган18500
-
5 март 2021 - 19:05Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән Вирус корбаннарының гомуми саны 355кә җитте8200
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
5 март 2021 - 18:00Яшь әти-әнигә тантаналы шартларда автокресло тапшырдыларБала тудыру йортында үзенчәлекле бәйрәм узды8100
-
5 март 2021 - 07:56"КАМАЗ-мастер" командасы экипажы Әгерҗедә булдыЙөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак10700
-
6 март 2021 - 02:27Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301200
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган64200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.46200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика