Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ришат Төхвәтуллин Салават рекордын уздыра алырмы?

    Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты ярты миллион тамашачы җыйган

    25 мартта җырчы тәүге тапкыр үзенең онлайн-концертын оештырды. Трансляция туры эфирда Вконтакте, Одноклассники, YouTube каналларында барды.

    Концерт – Татарстан йолдызлары үткәргән онлай-концертның тәүгесе булды. Күңел ачу чарасы булудан тыш, әлеге онлайн-концерт кешеләрне саграк һәм үзләренә игътибарлы булырга өндәгән чаралардан булды.

    Тамашачылар Салават чыгышын бик яратып кабул итте, сәгать ярым трансляция
    вакытында 3500 комментарий язып калдырганнар.

    Концерт бөтендөнья тамашачысын бергә җыйды. Аны Татарстанннан тыш, Россия, Төркия, Испания, Австралия хәтта Конго тамашачылары да караган.

    – Зур залдагы тере концерт атмосферасын берни дә алмаштыра алмый, тик хәзер безгә берләшергә һәм бер-беребез турында кайгыртырга кирәк. Үтенеп сорыйм, өйдә генә торыгыз, үзегез, якыннарыгыз һәм табиблар (алгы сызыкта көрәшүче чын геройлар) турында уйлагыз! – диде Салават.

    Салават эстафетаны Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Бүгенге интрига шул: Ришатка Салават рекордын уздыру мөмкин булырмы?

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: