Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Саннар куркыта

    24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Безнең районда поликлиниканың фтизиатрия кабинетында 49 кеше исәптә тора, шуның 2 се - бала. Быел 6 авыру исәпкә куелган инде. Ә гомумән алганда, 2014 елда Әгерҗе районында туберкулез авыруы 100 мең кешегә 71,1 процент туры килә. Республикада бу сан -...

    24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
     
    Безнең районда поликлиниканың фтизиатрия кабинетында 49 кеше исәптә тора, шуның 2 се - бала.
    Быел 6 авыру исәпкә куелган инде. Ә гомумән алганда, 2014 елда Әгерҗе районында туберкулез авыруы 100 мең кешегә 71,1 процент туры килә. Республикада бу сан - 42,4 процент. Үлүчеләр буенча да саннар сөенерлек түгел. Республикада туберкулездан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 6,2 процент туры килсә, безнең районда әлеге сан - 13,8 процент.
    - Туберкулезны вакытында ачыклауның иң ышанычлы ысулы - флюорография. Шуңа елга бер тапкыр флюорография тикшеренүе узарга онытмагыз. Флюорография диспансерлаштыруның да мөһим өлеше булып тора, - дип кисәтәләр табиблар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: