Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шаулап үссен агачлар

    "Урман утырту көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында 17-18 майда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм райондашлар 16 мең нарат үсентесе һәм 1000 спирея куагы утырттылар. Татар һәм рус зиратларына илтүче юллар буена наратлар, ә 3нче мәктәпнең Таҗи Гыйззәт мәйданында спирея куаклары пәйда булды. К.Маркс һәм Сәетов урамнары чатына да агачлар утыртылды. Кичкетаң авыл...

    "Урман утырту көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында 17-18 майда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм райондашлар 16 мең нарат үсентесе һәм 1000 спирея куагы утырттылар.
    Татар һәм рус зиратларына илтүче юллар буена наратлар, ә 3нче мәктәпнең Таҗи Гыйззәт мәйданында спирея куаклары пәйда булды. К.Маркс һәм Сәетов урамнары чатына да агачлар утыртылды.
    Кичкетаң авыл җирлегенең Балтач авылына юл тотучыларны да озакламый яшь наратлар озата барыр. Биредә агачлар утыртуда Шаршады урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән беррәттән кичкетаңлылар үзләре дә эшләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: