Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 25 июль - Хәрби-диңгез флоты көне (ОПРОС)

    Бәйрәм якынлашканда диңгезчеләр белән хатирәләр яңарттык

    Июльнең соңгы якшәмбесе, быел ул 25 июльгә туры килә, Хәрби-диңгез флоты көне. Безнең районда хәрби бурычларын су киңлекләрендә үтәгән 300дән артык диңгезче исәпләнә.  

    Бәйрәмнәре якынлашканда аларның кайберләре белән хатирәләр яңарттык. 

    Ринат РИЗВАНОВ, Әгерҗе шәһәре:

    –    Өч-дүрт яшьләр тирәсендә балалар бакчасында тельняшка киеп төшкән фотосурәтем күп еллар гаилә альбомының беренче битләрендә саклана. Әлеге фото янында хәрби хезмәтне үтәгәндә төшкәннәре дә, Әгерҗедә диңгезчеләр белән уздырылган бәйрәмнәрдәгеләре дә урын алды инде. 
    1983 елда армия бурычын үтәү өчен Севастопольгә – 5нче ОБСКРга (сак корабльләренең аерым бригадасы) эләктем мин. Россия чикләре дистәләгән мең чакрымнарга сузылган. Алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Без диңгездә чик сакчылары вазифасын үтәдек. Бригада карамагында 30 корабль, шәхси составта 50 кеше иде. Өч елыбыз тулысы белән диңгез өстендә узды дияргә дә була. Көчле шторм вакытларында корабльләр яр буена чыксалар, без, киресенчә, диңгезгә кереп китә идек. Әлбәттә, куркыныч чаклар да булды. Әмма сынатмадык, сер бирмәдек.

    Мин хезмәт бурычымны мотористлар бүлекчәсе командиры буларак үтәдем, 1нче статья старшинасы идем. “Армия – чын тормыш мәктәбе“ дип белми әйтмәгәннәр. Без – диңгезчеләр дә нәкъ хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә нык һәм түзем булырга, дуслыкның кадерен белергә, бердәмлеккә өйрәндек. Минем белән бергә хезмәт иткән Әгерҗе егетләре Валерий Паршенков, Александр Корнев, Ринат Мөхәммәтҗанов белән дуслыгыбыз 35 ел дәвам итә. Интернет аша Севастополь, Мәскәүдәге егетләр белән табыштык. Әгерҗе районындагы очрашуларны да сагынып көтеп алабыз. Әнә шулай, диңгезчеләр дуслыгының еллар узса да ныгый гына баруына бик сөенәм.

    Альфред МӘЙДУЛЛИН, Татарстан–Кадыбаш: 

    –     Мин 1988 елдагы язгы чакырылышта армия сафларына алындым. Өйдә зурлап солдат озату ашы уздырганыбыз, армиядән кайткан егетләрнең, якыннарым һәм туганнарның үгет-нәсыйхәтләре истә калган. Ул вакытта сыйныфтагы егетләрнең күбесе солдат шинеле кияргә өлгергән иде. 
    Безнең төркемнән хәрби-диңгез флотына эләккәннәрнең күпчелеген Севастопольгә озаттылар. Аннан Николаев шәһәрендәге хәрби частька җибәрделәр.

    Өйрәнүләр вакытында “элемтәчеләр мәктәбе“нә әзерлек үттек. Дүрт айлап вакыт биредә узгандыр, мөгаен. Аннан без – матросларны флотларга билгеләү башланды. Шәхси составның 80 проценты Төньяк флотка эләкте. Минем дә 2,5 ел гомерем шунда узды. Төньяк флот иң көчлеләрдән санала. Биредә су асты көймәләренең иң зур базасы тупланган. Әмма безгә диңгезгә чыгарга туры килмәде. Хезмәт бурычыбызны яр буенда үтәдек. 

    Бер ел хезмәт иткәннән соң, хәрби частьта үткәрелгән спартакиадада катнашып, җиңел атлетика, турникта күтәрелү һәм башка спорт төрләреннән гомуми очколар саны буенча беренче урын алдым һәм мине 20 көн ял белән бүләкләделәр. Ул чакта авылда рәхәтләнеп ял итеп килдем. 

    Иң мөһиме, хәрби хезмәт миннән чын ир-егет ясады. Авылга физик яктан көчле булып, ныгып кайттым.      

    Салават ЗАКИРОВ, Әгерҗе шәһәре:

    –    Мин Севастопольдә Кара диңгез флотында хәрби хезмәт бурычымны үтәп, әле июль башында гына туган Әгерҗемә кайттым. Бер ел эчендә ике корабльдә хезмәт итү бәхете елмайды. Казаннан 89 егет Севастопольдәге хәрби-диңгез флотына эләктек. Шулардан күбебез “Ладный“ кораблендә хезмәт иттек. Армия тормышына күнегеп кенә килгәндә, сентябрь аенда безгә дә “Кавказ-2020“ команда-штаб өйрәнүләрендә катнашырга туры килде. Бик күп корабльләр белән беррәттән, 600 кешедән торган экипажлы данлыклы мәгърур “Мәскәү“ гвардея крейсерында Кара диңгезгә чыктык. Анапада диңгез уртасына кердек. Шунда рәхәтләнеп су коендык. Гомумән, минем диңгезгә ял итәргә барганым булса да, аның бөтен матурлыгын хәрби бурычны үтәгәндә генә күрдем. Без кояш баюын күзәтергә ярата идек. Су өстендә сикергән дельфиннарны да сәгатьләр буе карарга мөмкин булыр иде, мөгаен. 

    Крейсердан соң без янә хезмәтебез башланган “Ладный“ сак корабленә кайттык. Аннан хезмәт бурычымны әлеге корабльдә моторист буларак үттем. Әлеге вазифага двигательләргә хезмәт күрсәтү дә, ярдәмче механизмнарны әзерләү дә, чистарту, майлау, ремонтлау кебек эшләр дә керә. Бер ел эчендә күп нәрсәгә өйрәтте хәрби хезмәт. Иң мөһиме, мин үзем хыялланган хәрби-диңгез флотына эләктем һәм диңгез киңлекләрен иңләп гомер буена җитәрлек хис-кичерешләр белән кайттым. 
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: