Алинә – Әгерҗенең иң нәни принцессасы
1 июнь - Балаларны яклау көнендә район Мәдәният сараенда "Мини-мисс" бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. Быел бу бәйгедә шәһәребезнең балалар бакчаларына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы иң нәни 11 кызы катнашты. Алар визитка, иҗади конкурста сыналдылар һәм бал күлмәкләре белән сәхнәдә йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма...
1 июнь - Балаларны яклау көнендә район Мәдәният сараенда "Мини-мисс" бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. Быел бу бәйгедә шәһәребезнең балалар бакчаларына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы иң нәни 11 кызы катнашты.
Алар визитка, иҗади конкурста сыналдылар һәм бал күлмәкләре белән сәхнәдә йөрү осталыкларын күрсәттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова бәйгенең җиңүчесен игълан иткәч зал көчле алкышларга күмелде. Мәктәптән тыш эшләр үзәген яклап чыгыш ясаган Алинә Сабирҗанова "Мини-мисс-2013" исеменә лаек булды. Аңа кыйммәтле бүләк тапшырдылар һәм таҗ кигезделәр. Шушы ук үзәктән Дарья Мусина - "Вице-мисс", 1нче гимназиядән Алинә Колчина - I принцесса, 3нче мәктәптән Ева Зернова II принцесса булдылар.
Римма Ринатовна барлык балаларны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга бәхетле балачак, матур киләчәк теләде. Ә бәйге җиңүчеләренә һәм катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 20:00Ничә сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш? Корбан нисабының күләме күпмегә тиң?13700
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.13900
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
4 июль 2022 - 15:01Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәләрЧара 16 сәгатьтә башлана17500
-
4 июль 2022 - 14:20Әгерҗелеләр "Гырон Быдтон" республика бәйрәмендә катнаштыБаулы удмуртлары әгерҗелеләрне бик җылы кабул иттеләр17700
-
5 июль 2022 - 07:22Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.926001
-
2 июль 2022 - 18:00Районыбызның 17 укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен“ медаленә лаек булды Медальле йолдызлар51900
-
2 июль 2022 - 07:45Әгерҗе районы укучылары "Алтын каләм" республика фестивалендә катнаштылар Лиана Габбасова фестивальдә икенче урынга лаек булды51300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика