Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Көн темасы

Әгерҗе районында 10-12 аю исәпләнә

Аларның төп өлеше Красный  бор зонасына, ягъни Красный бордан алып Шаршадыга кадәрге аралыкка туры килә

Соңгы вакытта райондашларыбыз арасында “Безнең тирәләрдә баласы белән аю йөри икән” дигән сүз таралды. Ватсап аша баласы белән шаяручы аюны тасвирлаган видео юллаучылар да булды. “Ямурза борылышында” дип язып та куйганнар иде хәтта.

Интернетта хәбәр минуты-секунды белән тарала инде анысы. Тик менә күп чакта дөреслеккә генә туры килеп бетми. Без дә әлеге хәбәрләрнең дөресме-түгелме икәнлеген белү ниятеннән интернет челтәрләрендә искә алынган авылларда яшәүче райондашларыбыз һәм әлеге җирлекләрнең башлыклары белән элемтәгә кердек. Әмма “әйе, безнең фәлән апа йә фәлән абый чыннан да аю белән күзгә-күз очрашкан” диючеләр генә табылмады.  

Шул ук вакытта әлеге хәбәрләрнең буш урында гына барлыкка килмәвен дә беләбез. Чөнки бу темага кагылышлы язмаларны алдагы елларда әзерләгәнебез булды һәм без һәрвакыт ТРның биологик байлыклар буенча Дәүләт комитеты районара бүлеге начальнигы Эдуард Хуҗахмәтов биргән мәгълүматка таянабыз. Бу юлы ул безгә менә ниләр сөйләде. 

–    Башка еллар белән чагыштырганда, бездә быел аюлар саны артты димәс идем. Аларны очрату очракларының да артуы күзәтелми. Безнең күзәтүләр буенча, районда хәзер дә 10-12 аю исәпләнә. Аларның төп өлеше Красный  бор зонасына, ягъни Красный бордан алып Шаршадыга кадәрге аралыкка туры килә. Мәдьяр,

Саклау тирәләрендә дә аю эзләре бар. Шулай ук Девятерня, Комсомолка авыллары янында да урман хуҗасын очрату ихтималы зур. Быел Әгерҗенең Жекья тирәләрендә (Баграш Биграга таба), Мордывый белән Иж-Бәйки арасында да аю эзләрен күрүчеләр булды.   

Аюның үзе белән күзгә-күз очрашучылар бар димәс идем. Шулай да очрашырга туры килгәндә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Кычкыру, куллар белән селтәнү, бигрәк тә таяк тотып җанварны куркытырга тырышу ярдәм итмәячәк. Чөнки бу очракта аю да, сезнең кебек үк, үзен якларга тырышачак. Шулай ук аюның күзенә карарга тырышмагыз. Ул моны агрессия буларак кабул итә. Йөгереп китәргә, җанварга арка белән борылырга ярамый. Әгәр янында баласы да бар икән, бигрәк тә сак булырга кирәк. Ул – аның өчен шундый ук бала һәм ничек тә булса аны сакларга, якларга омтылачак. 

Җәй көне аю тук була. Ач булганда аның белән очрашу аеруча куркыныч. Быел алар ярата торган урман җиләкләре бик күп. Тиздән чикләвек өлгерер. Шулай да, ничек кенә булмасын, җанварның үзен ничек тотачагын алдан белеп булмый. Шуңа күрә очрашырга туры килсә, тизрәк ул тирәдән акрын гына китү җаен карарга кирәк. 

Аюлардан тыш, урманнарда башка җанварларны да очратуың бар. Әйтик, кабаннарны. Дөрес, җәйге кызу көннәрдә алар нигездә сазлык-күлләрдә яшеренеп яталар. Ә менә басуларда бөртеклеләр өлгергәч, туклану өчен шунда чыгарга мөмкиннәр. Алар бигрәк тә борчак, солы яраталар. Кукуруз да – яраткан ризыклары. Дөрес, кабан дуңгызлары кешене күрүгә үзләре үк кача башлыйлар. Әмма, әлеге дә баягы, җанварның уенда ни икәнен кем белә...Безнең урманнарда бүреләр юк.  Соңгы вакытларда котырган төлкеләр турында да хәбәрләр ишетелми, – дип сөйләде Эдуард Миннәхмәт улы. 

Әйе, телевизордан йә зоопаркта гына кыргый хаайванны күзәтүе күңелле.Ә табигатьтә ул теләсә кайсы вакытта куркыныч чыганагына әверелергә мөмкин. Шуңа күрә саклык чаралары турында бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый.    
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев