Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе районында патрульлек итүне көчәйтәләр

Районда үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклау көчәйтелә.

Пәнҗешәмбе көн коронавирус буенча район штабының “кайнар телефоны“на җиде шалтырату булган. Аларның барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле. Алардан тыш, 11 кеше азык-төлек алып килү буенча волонтерлар ярдәмен сорап мөрәҗәгать иткән.

  • Соңгы тәүлектә полиция бүлегенең дежур частенда 14  хәбәр алынган. ЮХИДИ инспекторлары 24 берткетмә төзегәннәр. Шуларның икесе – салмыш хәлдә руль артына утырган өчен, – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев. – Чит илдән кайткан ике әгерҗеле – хәзерге вакытта карантинда.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина әйткәнчә, бүген балалар бакчалары 76 баланы кабул иткән. Шәһәрдә 3нче балалар бакчасы гына эшләми. Авыл бакчаларыннан Кырынды, Варкләд-Бодья, Кам.Ключ мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрүчеләр бар.

Районның баш табибы Эдуард Овчинников Әгерҗе районында коронавирус белән авыручылар юклыгын хәбәр итте.

Шәһәрдә көндезге һәм кичке вакытта полиция һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан рейдлар көчәйтелгән режимда уздырылачак.

  • Хөрмәтле райондашлар, үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый төстә саклагыз, – дип мөрәҗәгать итә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев