Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗелеләргә электр энергиясе өчен аерым квитанция килми

1 марттан Татарстанда электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү дәүләт документына кертелде. Шунлыктан “Татэнергосбыт“ ширкәтеннән электр энергиясе өчен аерым квитанция җибәрү туктатылды. Хәзер барлык төр торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бер квитанция аша башкарыла.

Моның өчен Әгерҗедә һәм авылларда яшәүчеләр һәр айның 25нче числосына кадәр кулланылган электр энергиясе күрсәткечен тапшырып барырга тиеш. Түләүне “Татэнергосбыт“ җәмгыяте сайтындагы https://tatenergosbyt.ru/ шәхси кабинет, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы https://uslugi.tatarstan.ru/ аша башкаручылар күрсәткечләрне дә шунда ук яза алалар. Әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен почта элемтәсе бүлекчәләре аша түләсәгез, күрсәткечне квитанциянең уң ягындагы буш шакмакка язарга була. Калган очракта айлык кулланылган электр энергиясе күрсәткечен 8-800-200-25-26, 22254, 22570 телефоннарына шалтыратып та әйтергә мөмкин.

Март аеннан авылларда яшәүчеләр электр энергиясе һәм каты көнкүреш калдыклары өчен бер квитанция алалар. Әлеге квитанциядә күрсәткечне язу өчен махсус шакмак бар.

Әгәр счетчик күрсәткече ай саен 25нче числога кадәр бирелмәсә, түләү кулланылган электр энергиясенең уртача айлык күләменнән чыгып исәпләнә, – ди  “Татэнергосбыт“ ширкәтенең райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Юрий Моисеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев