Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов урыннар санын тикшерү өчен хастаханәләрне йөреп чыга башлады

Татарстанда 3,8 мең койка-урын булдырылачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Covid-19 яңа типтагы коронавирус белән авыручылар саны артуга бәйле, койка-урыннар җитәрлек булуын шәхсән тикшерү өчен, хастаханәләрне йөреп чыга башлады.

Бүген ТР Президенты Казанның 7 нче клиник хастаханәсендә булды. Анда алты сәгать эчендә өстәмә рәвештә 150 урын булдырганнар.

Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча милли һәм төбәк планнары нигезендә, пациентларны коронавирус белән хастаханәгә салу зарурлыгы очрагына өстәмә рәвештә 3,8 мең койка-урын булдырылачак.

Казаннан тыш, алар район үзәк хастаханәләренең барлык йогышлы бүлекләрендә дә барлыкка киләчәк. Шул рәвешле, Татарстанның бөтен территориясендәге хастаханәләр мөмкин кадәр файдалана алырлык урыннар белән тәэмин ителәчәк, дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов хастаханәләрдә дәваланучы пациентлар уңайсызлыклар кичермәсен өчен агымдагы эшләрне саклауның мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.

Шулай ук Садыйков билгеләп үткәнчә, медперсонал үз хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм эшкә кушылырга әзер.

«Медицина хезмәткәрләре хәзер алдынгы урында, безнең кешеләрнең сәламәтлеген яклыйлар. Еш кына үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, үз-үзләрен аямыйча эшлиләр. Без аларга рәхмәтле булырга тиеш! Һәм алар өчен — якындагы атнада өйдә калырга», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев