Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Яңа елның ачтык капкасын

Районыбыз тарихына үз сәхифәләрен язып, 2012 ел да артта калды. Шөкер, 21 декабрьдә дөнья да бетмәде, берничә тәүлеккә утлар да сүнмәде. Аждаһа елының шатлыкларын да, борчуларын да, югалту-табышларын да бергә кичердек. Зур өметләр, матур планнар, якты киләчәккә ышаныч белән 2013 елның да капкасын ачтык. Дөрес, Елан елының да сөенече дә,...

Районыбыз тарихына үз сәхифәләрен язып, 2012 ел да артта калды. Шөкер, 21 декабрьдә дөнья да бетмәде, берничә тәүлеккә утлар да сүнмәде. Аждаһа елының шатлыкларын да, борчуларын да, югалту-табышларын да бергә кичердек. Зур өметләр, матур планнар, якты киләчәккә ышаныч белән 2013 елның да капкасын ачтык. Дөрес, Елан елының да сөенече дә, көенече дә, югалтулары да булыр. Ләкин күңел барыбер гел яхшыга өметләнә. Ә кешене өмет яшәтә дә инде...
Бүген сезнең кулда - "Әгерҗе хәбәрләре"нең быелгы беренче саны һәм сезгә вәгъдә иткән бүләк календаребыз. Әлеге бүләкне әзерләүдә безгә матди ярдәм иткән "Пятерка" сәүдә йорты җитәкчеләре Виктор-Елена Симоновичларга, "Тренд" йорт җиһазлары ясаучы компания директоры Ленар Хәмитовка һәм календарьның дизайнеры Дмитрий Плешачковка рәхмәт.
Ә иң зур рәхмәтебез һәм хөрмәтебез Сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз. Әнә быелга да 6576 укучыбыз безне үз итеп, газетабызга язылган. "Гомеребез буе район газетасын көтеп алып, бер сүзен дә калдырмыйча укып барабыз", дип безне сөендереп торучы өлкән яшьтәге укучыларыбызга да, беренче тапкыр газетабызга язылган райондашларыбызга да сезнең ышанычны аклау, һәр гаиләдә яратып укыла торган газета чыгару өчен кулдан килгәнчә тырышырбыз дибез. Әмма газетаны кызыклы, файдалы итеп чыгаруда сезнең дә ярдәмегез дә кирәк, хөрмәтле укучыларыбыз. Языгыз, тәкъдим-киңәшләрегезне әйтегез, шалтыратыгыз, редакция оештыра торган иҗади бәйгеләрдә актив катнашыгыз. Үзегез яшәгән төбәктә булган кызыклы яңалыклар, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы язмышлы кешеләр турында хәбәр итегез. Сезнең хатлар буенча урыннарга барып язмалар әзерләргә дә мөмкин. Быел да сезнең белән бергә атларга язсын!
Газетабызга язылуны актив оештырган почта элемтәсе хезмәткәрләренә - Елена Николаева, Мөнирә Рахмаевага, шәһәр-авыллардагы почта элемтәсе бүлекчәләре начальникларына, хат ташучыларга Яңа ел котлауларын һәм ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Газетабызга яздыруны уңышлы үткәргән кебек "Әгерҗе хәбәрләре"н укучыларыбызга вакытында, соңга калмыйча илтеп җиткерсәгез иде. Редакциягә "Нишләп бүген газета китермәделәр?"дип шалтыратучылар булмасын дигән теләк тә калабыз, хөрмәтле хат ташучылар.
...Әле бәйрәмнәр дәвам итә. 7 январьда христиан динендәгеләр иң зур бәйрәмнәрен - Раштуаны билгеләп үтәчәкләр. Якыннарыгызны, дусларыгызны, күршеләрегезне котларга онытмагыз. Бәйрәм дигәч тә гел ашап, сыйланып, эчеп утыруның зыяны турында сүз куертып тормыйм. Шуңа күрә Боз сараена тимерьаякта шуарга, тренажерларда шөгыльләнергә барыгыз, стадионга килегез. Чаңгыларыгызны алып ап-ак карга күмелгән басу-кырларга чыгыгыз, урманнарны әйләнеп кайтыгыз. Кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, үзегезгә яшәү көче алырсыз. Шул чагында 9 январьда яңа елның беренче хезмәт көнен яңа көч, энергия, энтузиазм белән башлый алырсыз.
Яңа елда газета укучыларыбызга исәнлек-саулык, моңа кадәр тормышка ашмый калган хыялларыгызның чынга ашуын телим. Үткәндәге хаталарыгыздан сабак алып, аларны кабатламаска тырышыгыз. Парсызлар үз тиңнәрен табып, гаилә корсын, парлылар бер-берсенең кадерен белеп яшәсен, балалар пар канатлы булып үссен. Уллары солдат хезмәтендә булган аналарга сабырлык һәм газизләренең туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтуын телим. Мохтаҗларга игелек кылып яшәргә тырышыйк, гөнаһлардан, зарарлы гамәлләрдән ерак йөрик. Хәерле, имин еллар булсын!
Изге теләкләр белән баш мөхәррир Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев