Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Әгерҗе хәбәрләре” приз өләште

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына чаңгы ярышлары быел унынчы тапкыр үткәрелде. Әллә юбилей икәнен сизгәннәр, әллә чаңгы белән дуслашучылар арткан, быелгы ярышларга спорт сөючеләр аеруча күп җыелган иде. Иртәдән үк буранлап торгач, чаңгычылар аз булыр инде дип борчылган идек. Әмма иртәнге сәгать 10га "Имәнлек"кә 200дән артык чаңгычы җыелгач, шатлыгыбызның иге-чиге булмады....

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына чаңгы ярышлары быел унынчы тапкыр үткәрелде. Әллә юбилей икәнен сизгәннәр, әллә чаңгы белән дуслашучылар арткан, быелгы ярышларга спорт сөючеләр аеруча күп җыелган иде.

    Иртәдән үк буранлап торгач, чаңгычылар аз булыр инде дип борчылган идек. Әмма иртәнге сәгать 10га "Имәнлек"кә 200дән артык чаңгычы җыелгач, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Бирегә иң кыюлар, чаңгы спортын һәм район газетасын яратучылар җыелган дигән фикергә килдек. Әнә, Кам.Ключтан хәтта 5 яшьлек Аделя Семенованы да җил-бураннар куркытмаган. Кар өемнәре артыннан бу нәни кызның гәүдәсе дә күренми иде. Әмма ул укучы кызлар белән бергә стартка басарга җөрьәт итте һәм дистанциядән чыкмыйча, хәтта кайбер өлкәнрәк кызларны да артта калдырып, финишка килеп җитте. Бу батырлыгы өчен Аделя редакциянең махсус призына лаек булды.
    Чаңгы юлларына бу юлы яшь сәхнә осталары - танылган җырчыларыбыз Лиана Алавердова белән Елена Скворцованың чыгуы да шатландырды безне. Лиана быел "Россия чаңгы юллары" ярышында призер булган иде инде. Ә Елена өчен бу ярышлар беренчесе икән. "Ирем белән чаңгыда йөрергә яратсак та, ярышларда катнашкан юк иде. Дулкынландым, әлбәттә. Финишка килеп җиткәч егылдым да әле", - ди ул елмаеп. Чаңгычыларның күбесе район газетасы призына үтүче ярышларда даими катнашалар. 2нче мәктәптән Антон Скобелев беренче тапкыр катнашканда 5нче сыйныфта гына укый иде әле. Ә бу юлы ул мәктәп тәмамлаучы егет булып килде. Тимерьюлчы Алексей Семенов та инде ничә еллар безнең ярышларга тугры булып кала. Ә Пеләмештән танылган чаңгычы Эдуард Михайловны әйткән дә юк инде. "Газета "Җиңү юлы" исемен йөрткән еллардан бирле бу ярышларда катнашам. Ул вакытларда йөк машинасы кузовына төялеп килә идек. Машинадан туры стартка басып, 10 километрлы дистанциядә көч сынашулар - әле дә күз алдында. Берничә ел әлеге ярышлар үткәрелмәде һәм менә 10 ел элек аның яңартылуына бик сөендем", - дип искә ала Эдуард.
    "Әгерҗе хәбәрләре"н хөрмәт итеп килгән Бима, Кадрәк, Күләгәш, Кам.Ключ, Пеләмеш, Азево, Красный бор чаңгычыларына, Варкләд-Бодья, Яңавыл башлангыч мәктәпләре укучыларына мең рәхмәт! Ветеран спорт сөючеләребезгә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Ни кызганыч, шәһәр предприятиеләреннән катнашучылар аз иде. Ә менә шәһәр мәктәпләре бердәм булып килгәннәр иде. Бигрәк тә 2нче мәктәп укучылары активлыклары белән аерылып тордылар. Ә 4нче мәктәп чаңгычылары иң күп приз алучылар булдылар.
    ..."Әгерҗе хәбәрләре" призына быелгы ярышлар да артта калды. Һәрвакыт безнең белән бергә булган, без оештырган ярышларда катнашкан дусларыбызга барлык эшләрендә һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын!
    Екатерина Самсонова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 апрель 2018 - 13:10
      Цибульский Никита 7 лет, Архипенко Арина 7 лет, Г Тукай Дитя и мотылек
    • 25 апрель 2018 - 13:09
      Караяни Полина, 7 лет, Г Тукай Родная деревня
    • 23 апрель 2018 - 11:30
      Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
      147
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 13:44
      Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
      124
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 10:27
      Тимер юл хастаханәсе ябылмый Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
      119
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 11:33
      Хезмәтләрен хөрмәтләп Район Советының XXVII утырышында бер төркем хезмәт алдынгылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар.
      113
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 16:29
      Кадыбаш китапханәсенә район китапханәчеләре җыелды Бүген Кадыбаш авыл китапханәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының “Балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәниятләрне үстерү, саклау һәм толлерантлык тәрбияләүдә  китапханәләрнең роле” дигән темага семинар-киңәшмәсе узды.  
      111
      0
      0
    • 25 апрель 2018 - 09:26
      Бүген Кадыбашның хөрмәтле хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды Алар – Кадыбашның иң хөрмәтле парларының берсе. “52 ел бергә гомер итү дәверендә өйдә табак-савыт шалтыраса да, урамга чыгып сөйләмәдек, бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Ил-көнгә лаеклы балалар үстердек. Хәзер онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшибез, – диләр Кадыбаштан Мәрзия–Локман ЗАКИРОВлар.
      80
      0
      0
    • 23 апрель 2018 - 09:45
      Районда ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм ничек күрсәтелә Әгерҗе үзәк хастаханәсенең медицина эше буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм ничек күрсәтелергә тиешлеген аңлата.
      74
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 08:01
      “Мир-Строй“ Кубогы Ижауга китте Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
      68
      0
      0
    Ночной режим