Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне

    Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

    Тормышыбызны бизәүче, аңа яңа төсмерләр өстәүче, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, бик күп талантларны ачуда ярдәм итүче һөнәр ияләре сез. Календарьда кызыл белән билгеләнгән бәйрәмнәрдә халыкны бер-берсен кабатламый торган үзенчәлекле, бай эчтәлекле концерт-тамашалар белән сөендерәсез. Тынгысыз хезмәтегез, яңа идеяләрегез белән райондашларны рухландырасыз. Сез – матур традицияләрне саклаучы, аларны яңартып халыкка тәкъдим итүчеләр дә. Безнең районыбызда фольклор ансамбльләр арасында күп еллар инде “Мәдәни салават күпере“ дигән бик матур, зур масштаблы фестиваль уздырыла. Һәр елны аны бер темага багышлап, сез сәнгатькә гашыйк җаннарны йөзәрләгән сәхнәгә алып менәсез. 

    Хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да янып эшләргә, матур чаралар белән халыкны сөендерергә язсын. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете телибез. Районыбызда мәдәният учаклары гөрләп торсын.

    Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: