Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Актанышта узган “Ел хатын-кызы“ бәйгесеннән әгерҗелеләр җиңүләр белән кайттылар

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Көмешай Хәбибуллина һәм Әгерҗе станциясе хезмәткәре Ольга Садыйкова үз номинацияләрендә беренче урын алдылар.

Кичә Актанышта “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры узды. Анда Әгерҗе  районы данын төрле номинацияләрдә авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Көмешай Хәбибуллина, Бима Мәдәният йорты мөдире Владимир Корнев, Әгерҗе тимер юл станциясе хезмәткәре Ольга Садыйкова, “Наз“ приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина якладылар. Бәйгедә барлыгы 8 район осталары катнашты.

Көмешай Хәбибуллина – “Өченче буын героинясы“, Ольга Садыйкова “Минем һөнәр – минем язмышым“ номинацияләрендә беренче урын яуладылар. Алар 7 мартта Казанда узачак йомгаклау этабында катнашачаклар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев