Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баян – аның яшәү рәвеше

Гармунчы булырга дигән хыял Кыдырлыда туган кечкенә малайда авылга артистлар килгәч туа. Еллар үтү белән әлеге хыял сәләткә әверелеп, Фаиз МУСИНны олы сәхнәләргә алып менә.

...Әнисе оста пешекче булгач, артистларны еш кертәләр аларга. Кечкенә Фаиз сәнгать осталары белән бик теләп аралаша. Атаклы композитор Бату Мулюковның берсеннән-берсе кечкенә гармуннарын күреп шакката ул. Аның баянда уйнаганда бармакларына күз ияреп өлгерми хәтта. Кыдырлыда шаулап-гөрләп үткән Әлфия Авзалова, Руслан Дәминов, Люция Хәсәнова концертлары кечкенә Фаизның бу хыялын ныгыта гына. Ижауда яшәүче туганнары Камилә аңа бүләккә кечкенә гармун алып кайта. Көн-төн төймәләренә баскалый торгач көйләр дә чыга башлый. Әле укырга да кермәгән нәни гармунчы ашлык җыю чорында агитбригада составында игенчеләр янына барып гармунында уйнап йөри.

Малайның өметле икәнен күреп яңа хромка гармун алып бирәләр. Әтисе сеңлесе янына хәл белергә барганда Фаиз гармунын алып һәрчак аңа иярә, чөнки авыл Советында рәис булып эшләүче Котдус жизнәсе оста гармунчы була. Ул Фаизга гармунында көйләр чыгарып күрсәтә. Кайткач аларны кат-кат кабатлый малай.

Мәктәптә генә түгел, авыл клубындагы чаралар да аның катнашыннан башка узмый инде. Улы күңелендәге “Бату Мулюков кебек уйнарга“ дигән хыялын тормышка ашыру өчен әтисе баян сатып ала. Вологдада ясалган, ялтырап торган өр-яңа баянда берәм-берәм “Әпипә“, “Туган тел“, “Умырзая“ кебек көйләрне чыгара башлый. Мәктәптә, авыл сәхнәсендә чыгыш ясап остарган егетне “вечер“ларга да еш чакыралар. Урта белем алырга Пугачевога киткәндә дә баянын үзе белән ала ул.

Мәктәп тәмамлаган егет киләчәген мәдәнияттән башка күз алдына китерми, шуңа Алабуга культура-агарту училищесына юл ала. Анда баянда уйнау осталыгын арттырудан тыш фортепьяно, балалайка, домрада уйнарга өйрәнә.

Дипломлы белгеч булып Әгерҗе район Мәдәният сараена  кайта. Анда төрле вазифалар башкара: башта методист, аннан – директор, 15 ел мәдәният бүлеген җитәкли. Кулыннан баянын төшерми: аккомпаниатор да була, аерым чыгышлар да ясый, ансамбльләр дә оештыра. Шул чорда гармунчыларның “Көмеш телле гармун“ансамбленә дә нигез салына.

Мәдәният йорты каршында илле гармунчы тезелеп басып чыгыш ясаган чаклар – исемдә. Араларында сәхнә ветераннары да, яшьләр дә, гармунчы хатын-кызлар да күп була иде. “Уйнагыз, гармуннар!“ фестивале ничек күңелле үтә иде?! Элек гармунчыларга хөрмәт тә, игътибар да зур булды шул. Хәзер алай түгел, – дип борчыла сәхнә ветераны.

Ә үзе баянын кулыннан төшерми. Төрле чараларда катнаша. Улы Фәнзилне дә уйнарга өйрәтә.

 – Баян – яшәү рәвешем. Ул күңелне юата, кәефне күтәрә, – ди ул.

Фаиз исеме  “тулы,  муллыклы“ дигәнне аңлата. Аның тормышы чынлап та моңга, иҗатка тулы. Аны шулай тулы канлы итүдә төп сәбәпче – гомерлек юлдашы баян. Ул шуның белән бәхетле дә.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X