Съездда катнашучыларга иң элек Казан буйлап сәяхәт оештырылган. Аннан соң Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе бинасында аларга “Татар халкының үсеш стратегиясе”нең эскизы тәкъдим ителгән. Соңыннан делегатлар төркемнәргә бүленеп, Казан шәһәренең ун балалар бакчасында милли тәрбия бирү алымнары белән танышкан.

Кичке якта съездга килгән хатын-кызлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татар кызчыгы -2019” һәм “Татар малае -2019” бәйгеләренең йомгаклау өлешен күрә алачак.

Билгеле булганча, II Бөтендөнья татар хатын–кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар да көтелә.

Чакырылган делегатлар арасында “Ак калфак” бәйгесе финалистлары да бар. Съезд барышында бәйгенең җиңүчеләре һәм Гран-при ияләре дә игълан ителәчәк һәм аларга бүләкләр тапшырылачак.

19 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә съездның пленар утырышы уза. Кунакларга филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылачак.