Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Данир Сабиров операциягә әзерләнә - аны туры эфирда һәркем күрәчәк!

Үзе аңлатты

Баксаң, артист начар күрә икән. Әле концертлар булмагач, зур эш башкармакчы - күзенә операция ясатырга тели. Иң шаккартыгычы шул - операциясен туры эфирда күрсәтмәкче. Ни өчен мондый адымга барганын үзеннән сорарга булдык, дип яза Шәһри Казан.

- Минем күзләр кечкенә чактан ук начар күрә. Мәктәп елларында әти-әни күзлек тә алып биргәннәр иде, әмма "очкарик" булып йөрисе килмәде. Ул вакытта бит оправалар да хәзерге кебек матур түгел иде.

Операциягә килгәндә, иманым камил, күпләр аңардан куркып, эшләтмиләр. Минем максат - алардагы куркуны юк итү. "Лазерная коррекция" - популяр операция һәм аның технологияләре елдан ел яңарып тора. Мәсәлән, 3 ел элек минем диагнозга операция эшләп булмый дигәннәр иде. Хәзер исә, киресенчә: операция эшләп була һәм хәзер үк аны эшләргә кирәк.

Операция озак бармый, якынча 15-20 минут диделәр. Барлык нечкәлекләрен, авыртамы-юкмы икәнен туры эфирда күрерсез.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев