Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Девятерня мәдәният хезмәткәрләре авыл өлкәннәре өчен бәйрәм уздырдылар

    Авылларда Яңа ел бәйрәмнәре әле дә дәвам итә.

    Девятерня мәдәният хезмәткәрләре, авыл өлкәннәрен җыеп, бик күңелле чара уздырганнар.

    Клуб мөдире Фәнис Арсланов җитәкчелегендә авыл агайлары Зөфәр Габдрахманов һәм Альберт Габдрахманов гармун сузганнар. Алар уйнаган көйләргә хатын-кызлар җыр башкарганнар. Альберт абый үзе уйнап та җырлаган. Зөлфия–Рифкать Фәйзуллиннар парлап җырлап биегәннәр. Рәмзия Фәррахова мәзәкләр сөйләгән.

    Бәйрәмгә килгән һәркем 2019 елда булган истәлекле вакыйгаларын бәян иткән, 2020 елга теләкләрен җиткергән. Кызыклы уеннарда активлыкларын күрсәткәннәр. Чәй табыны артында да хатирәләр яңартканнар.  

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: