Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дуслар, “Көмеш телле гармун“ ансамбле өчен иртәгәгә кадәр тавыш бирик

Хөрмәтле райондашлар! Хәзерге вакытта Әгерҗенең данлыклы “Көмеш телле гармун“ ансамбле Саратовта Россия күләмендә узучы зур фестиваль-бәйгедә катнаша.

Әлеге бөйгедә алар Татарстаннан ике генә коллектив чыгыш ясыйлар. Барлыгы 60 иҗат коллективы көч сынаша.

Үзебезнең яраткан “Көмеш телле гармун“ ансамбленең әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңүе өчен сезнең ярдәм кирәк. Ансабль өчен иртәгәгә кадәр тавыш бирү сорала. Аның өчен ВКонтакте социаль челтәрендә Республиканский центр народного творчества РБ төркеменә язылырга һәм әлеге ссылка https://vk.com/board97948995 буенча кереп “Народная музыка“ номинациясен табарга, “Көмеш телле гармунга“ тамга салып “Проголосовать“ дигән төймәгә басарга кирәк. (Ничек керергә икәненә төшенмәсәгез, Лейсан Тимуршина битенә кереп карарга мөмкин). 

Иртәгә сәгать 10да “Көмеш телле гармун“ ансамбленең чыгышын онлайн трансляциядә карарга мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев