Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында “Җәлил укулары“ бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр

    Район үзәк китапханәсендә “ Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесен йомгаклауга багышланган кичә булды.

    Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең данлыклы язмышы, тормышы һәм эшчәнлеге каһарманлык үрнәге булып буыннардан-буыннарга дәвам итә. Онытылмас батырлыклар эшләгән, туган илебез тарихында җуелмас эз калдырган, ялкынлы шигырьләре белән җаннарны тетрәндергән шагыйрьнең истәлегенә ел саен “Халыкара Җәлил укулары” бәйгесе игълан ителә. Аның башлап йөрүчесе – Бөтендөнья Татар  конгрессы Башкарма комитеты.

    Әгерҗе районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, үзәк китапханә һәм мәктәпләр тарафыннан оештырылган һәм  2019 елның сентябреннән башланган бу бәйгедә безнең районнан илледән артык укучы һәм аларның җитәкчеләре катнашкан. Укучылар шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән күренешләр белән чыгыш ясаганнар. Күбесе видеотасмага төшереп җибәргән. Аларның кайберләрен кичә барышында Муса Җәлилнең үлмәс шигырьләрен тамашачылар хозурына ирештерделәр. Кайберләренең чыгышы экран аша күрсәтелде.

    “Җәлил укулары”нда Сарсак-Омга лицееннан Ильяс, Адель, Кәримә Латыйповлар, Арсентий Панфилов, Яна Иванова, Максим Федоров, Ангелина Чернова,

    Кичкетаң мәктәбеннән Екатерина Орехова, Дилназ Харисов, Константин Балтабаев, Диләрә Саматова, Карина Коробейникова,

    Иж-Бубый мәктәбеннән Фәнзил Мусин,

    Тирсә мәктәбеннән Нурислам Абдуллин, “Миләүшә” балалар бакчасыннан Фәрхән Җәлилов, Диләрә Зәкиева, Ринас Нәфыйков, Алиса Шарычева, Айгөл Саматова, Гүзәл Ардаширова,

    4нче шәһәр мәктәбеннән

    Данил Закиров, Дилия Закирова,КамилХәмидуллин, Эвелина Хисмәтова,Ислам Гәрәев, Зәринә Әхмәтҗанова, Булат Марданов, Ислам Сибгатов.

    2нче шәһәре мәктәбеннән Резеда Закирова, ИделияШаяхметова,Алинә Сөләйманова, Алия Фәйзуллина, Алия Фәтхуллина, Зәринә Гатина, Аделия Заитова, Эвелина Хәсәнова, Камилә Монасыйпова, Тимур Гыйльманов катнашты.

    Бөтендөнья Татар  конгрессы Башкарма комитеты Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Марс Гатауллин барлык катнашучыларга сертификатлар һәм бүләкләр, ә аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга һәм китапханәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова барлык катнашучыларга рәхмәт белдереп, алдагы елларда да үлемсез батырлыклар күрсәткән герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Җәлил укулары”нда актив катнашырга чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: