Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗе районыннан Арслановлар зур конкурстан җиңү белән кайтты

Матур хатирәләр булып калыр

Татарстан Республика буенча «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме ел саен уза. Быел исә, Әгерҗе районыннан Арслановларга, ягъни безгә Актаныш районына барып, әлеге шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында катнашырга тәкъдим иттеләр. Без, әлбәттә, башта каушап калдык. Ни өчен дигәндә, гел дә барып йөри торган түгел – ерак җир. Тик аңа да карамастан, озак көттермәдек – ризалаштык.

17 нче сентябрь, сәгать иртәнге 5. Барлык көчебезне тупладык, кәефләр күтәренке, юлга кузгалдык. Актанышка беренче баруыбыз булгангамы: юлны, очраган авылларны зур игътибар белән күзәтеп бардык.

Актаныш районына кергәч тә, күзебез юл буендагы үскән агачларга төште. Һәр агач кәүсәсе матур итеп акка буялган. Әлеге күренешкә шаккаттык. Ничә меңнән артык агач булса да, аларның һәрберсе дә буялган иде. Менә бу – чыннан да, эшеңә җаваплы карау билгесе түгелме соң инде?

Актаныш районы үзенең табигате, кешеләрнең табигатькә булган карашы белән безнең күңелләрне әсир итте. Кырлардагы үскән саламнардан да тип-тигез көртләр ясаганнар, аларны бер-берсе өстенә куеп, гүя “салам сарае” ясаганнар. Яннарыннан тиз генә узып китә алмадык, туктап, фотога төшердек.

Авыллардагы өйләр искиткеч матур төзелгән, урамнар гаҗәеп чиста, табигате гүзәл. Елга-күлләрендәге йөзгән аккошлар да безне хәйран калдырда. Гомумән табигате генә түгел, халкы да үзенең ягымлылыгы, мәрһәмәтлелеге белән җәлеп итә. Шуны искәртеп узасы килә: монда яшәүче халык үзенең татар булуы белән горурлана һәм чиста туган телдә генә аралаша.

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортына килеп җиттек. Безне анда елмаеп, җылы каршы алдылар. Биредә Минзәлә, Зәй, Әгерҗе, Чаллы, Тукай, Актаныш районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте. Иң башта гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган гореф гадәтләрне саклаучы сый-нигъмәтләр һәм гаилә эшчәнлеге күрсәткечләренең презентациясе тәкъдим ителде. Аннары алар сәхнәдә үзләренең нәсел агач – шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Танышу исә гаилә тарихларының иҗади чыгышлары белән бәйләнеп китте. Тамашачы исә, һәр гаиләне дә матур итеп алкышларга күмде, чөнки һәр нәселнең дә көчле әзерлеге күренде.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, нәтиҗә ясалган арада, сәхнә буш тормады – үзешчәннәр үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк итте. Әтиебезнең моңлы тавышына хозурланып, җыр бүләк итүен сорадылар. Бәйге ахырына якынлашып килә. Инде кайтырга да вакыт җиткән. Актанышлар безне җылы каршы алган булсалар, кайтканда без инде алар белән туганнардай саубуллашып калдык. Кайту юлы һәрвакыт тизрәк була. Шуңа кичке алтыга өйгә кайтып та кердек. Әлеге көн матур хатирә булып, озак вакыт күңелләрдә сакланыр. Актанышка район данын якларга бару өчен безнең гаиләне сайлап алуларына һәм җиңү белән кайтуыбызга без чиксез шатбыз.

Таңсылу АРСЛАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев