Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары вокзалда 9 Май уңаеннан концерт куйдылар

Әгерҗе сәнгать мәктәбенең 20 педагогы, биредә белем алучы 60тан артык укучысы 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тимер юл вокзалында беренче тапкыр пассажирлар өчен концерт куйдылар.

  • 9 Май алдыннан әгерҗелеләргә, шәһәребез аша төрле төбәкләргә юл тотучыларга бәйрәм рухы бүләк итәргә уйладык. Һәм әлеге чарага бик җентекләп, ныклап әзерләндек, – ди сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина.  

Чынлап та, концерт искиткеч матур һәм эчтәлекле булды. Сугыш чоры җырлары, әлеге елларны хәтерләткән биюләр, төрле уен коралларында башкарган көйләр – барысы да күңел кылларын тибрәтте. Пассажирлар рәхәтләнеп концерт карадылар, җырчыларга кушылып җырладылар. Күз явын алырлык костюмнардан чыгыш ясаган зур коллективның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

  • Безнең поезд кузгалып китәргә әле бер сәгать вакыт бар. Әнә шул вакытны концерт карап узыдыруыбызга бик сөенәбез. Һәр чыгышны сокланып күзәтәбез, рәхәтләнеп алкышлыйбыз. Бәйрәм алдыннан вокзалда концерт куйганнарын моңа кадәр беркайда да күргән юк иде. Әгерҗенең сәнгать мәктәбе укучылары чыгышларын бик югары бәялибез һәм аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диделәр Ижаудан Мәскәүгә баручы пассажирлар Елена һәм Татьяна ханымнар.

Артистлар бәйрәм концертын “Катюша“ җыры белән төгәлләделәр. Аларга пассажирлар да кушылып җырладылар. Ә концерт караган һәркем бу көнне 9 Майга багышлап сәнгать мәктәбе укучылыры ясаган рәсемнәр белән китте. “Бу бүләкне кадерле истәлек итеп саклаячакбыз“, диделәр алар.  

Әгерҗе вокзалы җитәкчесе Евгений Бареков, пассажирларны, Әгерҗе халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады  һәм артистларга олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев