Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗедә әниләр хөрмәтенә бәйрәм концерты булды + ФОТО

Бүген район Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган искиткеч матур бәйрәм концерты булды.

Олы йөрәкле, киң күңелле газиз әниләребезне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, шәһәр Советы депутаты Габденур Закиров котладылар һәм әниләргә булган олы хөрмәт һәм ярату хисләрен белдерделәр.

Район хакимияте, ТР буенча Әгерҗе районындагы Пенсия фонды идарәсе ЗАГС бүлеге һәм район башкарма комитеты исеменнән Римма Гыйльметдинова бер төркем яшь әниләргә бала туу таныклыклары һәм Ана капиталы сертификатлары тапшырды. 

Районыбыз үзешчәннәре һәм төрле иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүчы балаларның чыгышлары онытылмас бәйрәм хисләре бүләк итте. Бәйрәмнән һәр әни чәчәк бәйләмнәре белән кайтып китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев