Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗедә “Укучының мәдәни көндәлеге“ җиңүчеләрен бүләкләделәр + ФОТО

Уку елы тәмамланыр алдыннан Әгерҗедә “Укучының мәдәни көндәлеге“ җиңүчеләрен билгеләү матур традициягә әйләнде.

4нче мәктәптән Дилия Закирова, Эмиль Лузан, Тирсәдән Нурислам Абдуллин, 1нче гимназиядән Сөмбел Шәйхетдинова “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге“ номинациясе җиңүчеләре булдылар. Алар Казанга бүләкләү тантанасына да барганнар иде. “Иң мәдәниятле әти-әни“ номинациясе җиңүчесе – Тирсәдән Ландыш Абдуллина. “Мәдәни һәйкәлләрне иң яхшы яшь өйрәнүче“ номинациясендә Тирсә мәктәбе укучысы Азалия Сибатова бүләкләнде.   

Актив катнашканнары өчен 4нче мәктәптән  Әдилә Батырова, 2нче мәктәптән Никита Цыбульский, 1нче гимназиядән Әмир Садыйков, 3нче мәктәптән Азалия Герасимова, Бимадан Софья Юзыкаева, Иж-Бубыйдан Фәнзил Мусин, 1нче гимназиядән Динар Хәмитов, 4нче мәктәптән Дарина Нурисламова, Бимадан Ирина Михайлова, Руслан Муров, 3нче мәктәптән Олина Третьякова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Аларны район мәдәният бүлеге начальнигы Марс Гатауллин котлады, уңышлар, җәйге каникулны күңелле, мавыктыргыч итеп уздыруларын теләде.

Соңыннан укучылар “Мечта“ халык театры әзерләгән спектакльне карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X